Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 март 2020, 15:50

Осталыкларын күрсәтәләр

Район балалар бакчаларында «Мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел укытучысы» районы конкурсы бара.

17-18 март көннәрендә балалар бакчаларында «Мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел укытучысы-2020» район конкурсының икенче туры узды. Конкурсантлар балалар белән педагогик чара үткәрделәр һәм шуңа анализ ясадылар.
Шунысы үзенчәлекле, конкурста катнашучылар чараларны үзләренең төркемнәрендә һәм балалар бакчасында үткәрми, ә барысын да жирәбә хәл итә.
Мондый конкурс беренче тапкыр үткәрелә. Өченче турда педогоглар «Педагог табыш» темасына чыгыш ясаячак һәм осталык дәресе үткәрәчәк.
Конкурста Николо-Березовкадагы 1нче, 3нче, 18нче, Куян һәм Яңа Бура авыллары балалар бакчаларыннан тәрбиячеләр, музыкаль җитәкчеләр, физкультура буенча инструктор катнашалар.
Гөлназ Мөгалимова, мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты.
Читайте нас: