Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 март 2020, 17:10

Яшь чәчәннәр

«Йолдызлык» балалар иҗат үзәгендә яшь чәчәннәр, «Урал-батыр» эпосын укучылар конкурсы узды.

Бәйгедә районның җиде мәктәбеннән 20 укучы катнашты. Башта алар «Урал-батыр» эпосыннан өзекләр сөйләде. Жюри аларның сәнгатьчә укуын, текстны аңлау тирәнлеген һәм ятлаган юлларының санын, тавыш көчен, аудитория алдында чыгыш ясый белүен бәяләде.
Халык авыз иҗатының әлеге һәйкәле дүрт мең ярымнан артыграк юлдан тора. Беренче-дүртенче сыйныфларда укучыларга эпостан - 600, бишенче-җиденче сыйныфтагылырга - 1100, сигезенче-унберенче сыйныф укучыларына 3000 юллап өзек ятларга киңәш ителә.
Беренче тур йомгаклары буенча Яңа Бөртек мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы җиңде. Икенче урында – Яңа Бура мәктәбенең дүртенче сыйныф укучысы, өченче урынны Яңа Каенлык интернат-мәктәбенең алтынчы сыйныф һәм Яңа Кабан интернат-мәктәбенең җиденче сыйныф укучылары бүлештеләр.
Бәйгенең икенче өлешендә тамашачалыр һәм жюри хөкеменә «Урал-батыр» эпосыннан сәхнәләштерелгән өзекләр тәкъдим ителде. Яңа Актанышбаш, Раздолье, Яңа КАбан мәктәпләренең фольклор коллективлары бик матур чыгыш ясады. Һәр мәктәп үзенчәлеген, актерлык осталыгын һәм башкорт фольклорын белүен күрсәтте.
Читайте нас: