Кама таңнары
+20 °С
Дождь
Мәгариф
1 Апреля 2020, 07:10

БДИ тапшыру көннәре күчерелә

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен имтиханнар - 8 июньдә, ә 9нчы сыйныф укучылары өчен 9 июньдә башлана.

Мондый карар эпидемимологик хәл һәм агымдагы атнаның ял атнасы итеп белдерелүе сәбәпле кабул ителде.
2020 елда БДИның төп чоры 25 майдан 29 июньгә кадәр үтәргә тиеш иде. Ә мәҗбүри дәүләт имтиханнарын үткәрү 22 майдан 30 июньгә кадәр планлаштырылган иде.
БДИны вакытыннан алда бирергә теләк белдергән укучыларны имтиханнар тапшыруның төп чорына яңадан теркәү срогы 1 апрельдән 8 апрельгә кадәр озайтылды. Алар быел бердәм дәүләт имтиханнарын һәм дәүләт чыгарылыш имтиханнарын төп чорда тапшырачак.
Читайте нас