Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 гыйнвар 2021, 02:00

Укучылар өчен осталык дәресе

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Хәвефсезлек атнасы» кысаларында Николо-Березовка мәктәбендә һәм «Кояшкай» балалар бакчасында чаралар үткәрде.

Мәктәптә ул осталык дәресе формасында үтте. Пропаганда буенча инспектор Светлана Исакова 4нче сыйныф укучылары белән юлларда хәвефсезлек кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрде, барысына да аларны үтәргә кирәклеген исләренә төшерде. Күрсәтмә иллюстрацияләр һәм видеороликлар кулланып, инспектор балаларга юл-транспорт фаҗигаләренең ничек килеп чыгуын аңлатты, юлларда авария очракларын тудырмаска, шулай юл хәрәкәтендә катнашучыларга игътибарлы, уяу һәм дисциплиналы булырга киңәш итте. Мәктәпнең юл хәрәкәте яшь инспекторлары Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә киемнәрдә машина утын чагылдыручы элементлар куллану буенча осталык дәресе үткәрде, барлык катнашучыларга да ни өчен аларның киемнәрдә һәм сумкаларда булырга тиешлеге турында сөйләде.
Ә балалар бакчасында балалар уен формасында юл билгеләренең нәрсәләр аңлатуын кабатлады, шулай ук барлык балалар да импровизацияләнгән юлда сюжетлы уенда катнашты.
Әлеге уенга һәр бала җәлеп ителде һәм һәрберсенең үз роле булды. Уен барышында балалар караңгы вакытта ни өчен киемнәрдә машина утын чагылдыручы элементлар кулланырга кирәклеген белде, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклегенә аерым басым ясалды.
Юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспектор Светлана Исакова мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юлны тиешле урыннарда гына кисеп чыгарга кирәклеге турында сөйләде, шулай ук балалар автокреслоларына һәм бустерларга утырып йөрергә кирәклеген исләренә төшерде. Юл аша чыкканда олыларны тыңларга һәм әти-әниләре белән җитәклешеп кенә чыгарга киңәш итте.
Шулай ук «Гаилә» төньяк-көнбатыш төбәкара үзәгенең Краснокама районындагы белгечләре «Умные совята» балалар үзәге хезмәткәрләре һәм ЮХХДИнең юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспекторлары белән берлектә «Ата-ана булу олы бер фән» исеме астында гаилә ял көнен үткәрде.
Гаилә ял көне программасы балалар һәм аларның ата-аналары өчен психологик лекторийлар, шәхси психологлар консультациясен, психологларның балалар белән практик занятиеләрне үз эченә алды. Юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспектор полиция капитаны Светлана Исакова белән балаларның юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә бик эчтәлекле булды. Юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау максатыннан балалар белән киемнәрдәге машина утларын чагылдыра торган элементлар турында осталык дәресе үткәрелде. Барлык балалар һәм ата-аналар да «Минем әти-әнием иң яхшысы! Минем балам иң яхшысы!» гаилә квестында катнашты. Чара азагында юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспектор Светлана Исакова балаларга истәлекле сувенирлар һәм «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтә» темасына брошюралар таратты.
Читайте нас