Кама таңнары
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
20 гыйнвар 2021, 16:23

Тәмле флешмоб

Үткән атнада район мәктәпләре һәм китапханәләре «Милли ризыклар» флешмобына кушылды

Әйтергә кирәк, бөтен район белән әзерләделәр, пешерделәр, кыздырдылар. Флешмоб барышында нинди генә блюдолар әзерләп карамадылар да, социаль челтәрләргә керүчеләргә нинди генә рецептлар тәкъдим итмәделәр! Аеруча мәктәп укучыларының милли ашлар пешерү серләренә төшенүләрен күзәтүе кызыклы булды.
Яңа Актанышбаш, Саузбаш мәктәпләрендә балалар - кош теле, Яңа Бөртек һәм Саклау мәктәпләрендә кыстыбый пешерергә өйрәнделәр. Кыстыбый – борынгы татар һәм башкорт милли ризыгы. Аны кыздырылган камыр арасына бәрәңге, я тары измәсе кыстырып пешерәләр. Яңа Бура мәктәбе укучылары мәктәп пешекчесе Миләүшә Мерзлякова җитәкчелеге астында эчлек өчен бәрәңге измәсен сайлады.
Курый мәктәбендә 9нчы сыйныф кызлары өчен «Подкогыльо» (ярым ай формасындагы зур вареникилар) мари милли блюдосын әзерләү буенча осталык дәресе үткәрде. Тәҗрибәле пешекче җитәкчелеге астында укучылар эремчекле подкогыльо пешерергә өйрәнде.
Иске Янъегет мәктәбе пешекчесе Гөлнара Гыйләҗева токмач кисү буенча осталык дәресе үткәрде.
Шундый ук осталык дәресләре башка мәктәпләрдә дә үтте. Һәм шунысы кызыклы, аларда малайлар да катнашты. Аларны хәтта он да куркытмады – кулинария серләренә төшенү теләкләре аларда зур булды, чөнки тормышта аларга бу, әлбәттә, бик кирәк булачак.
Ирина ВӘЛИЕВА
Читайте нас: