Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 гыйнвар 2021, 11:55

Суыкта мәктәпкә баралармы?

Мәгариф һәм фән министрлыгында көчле салкыннарда мәктәпләрдә укытуны оештыруга бәйле сорауларга ачыклык керттеләр.

Ведомство хәбәр итүенчә, һава температурасы нинди генә булса да мәктәпләр эшләргә һәм, күпме бала укырга килүенә карамастан, уку процессын оештырырга тиеш. Димәк, ике-өч укучыга да дәресләр үткәрелергә тиеш.
Ата-аналар баланы мәктәпкә җибәрү-җибәрмәүне үзләре хәл итә һәм бу хакта сыйныф җитәкчесенә хәбәр итәргә тиеш. Көчле салкыннар булганда, һава торышы шартларын исәпкә алып, һәр гомуми белем бирү оешмасы дәресләр үткәрүне үзләре хәл итә.
Шул ук вакытта мәктәп укучылары өчен дәрескә килмәскә мөмкинлек бирүче федераль нормативлар да бар. Авыл мәктәпләренең 1-4нче сыйныф укучылары дәресләргә — минус 23 градус, шәһәр мәктәпләре – 25 градус булганда, авыл мәктәпләренең 5-9нчы сыйныф укучылары — 25 градус, шәһәр мәктәпләрендә – 27 градус, авыл мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары — 30 градус, шәһәр мәктәпләрендә укучылар 32 градус салкыннар булганда мәктәпкә килмәскә хокуклы. Әлбәттә, бу мөрәҗәгать тәкъдим итү характерында бирелә.
Һава шартлары аркасында дәресләр үтмәгән чорда, мәктәп укытуны дистанцион форматта оештырырга тиеш.
Чыганак: https://kiziltan.ru
Фото: социаль челтәрләрдән
Читайте нас: