Кама таңнары
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 гыйнвар 2021, 10:52

Гаризалар электрон рәвештә кабул ителәчәк

Агымдагы елда мәктәпләргә беренче сыйныф укучыларын кабул итү кагыйдәләре үзгәрде.

Әгәр элек укучыларның әти-әниләреннән гаризаларны 1 февральдән кабул итсәләр, быел ул 1 апрельдән башланачак. Яшәү урыны буенчамы-юкмы, бөтен гаризалар да шушы көннән генә кабул ителәчәк һәм 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
15 марттан да соңга калмыйча, мәктәпләргә беркетелгән адреслар исемлеге билгеле булырга тиеш. Әлеге документны мәктәп үз сайтында бастырып чыгара.
Әгәр элек мәктәп баланы, документлар тапшырылганнан соң, 7 көн эчендә кабул итәргә тиеш булса, яңа тәртип буенча, директор кабул итү турындагы күрсәтмә актны, барлык гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң, 3 эш көне дәвамында, ягъни 30 июньнән соң чыгарачак. Бу учреждениегә беркетелгән территориядә теркәлгән гаиләләргә кагыла. Әгәр беренче сыйныфка баручы баланың абый-апалары шушы ук мәктәпкә укый икән, аңа өстенлекле хокук бирелә.
Ягъни принцип шундый: башта 30 июньгә кадәр барлык гаризалар җыела, аннары боерыклар чыгарыла.
Калган ата-аналар документларны 6 июльдән генә тапшыра ала.
Моннан тыш, документлар хәзер электрон рәвештә кабул ителәчәк. Гаризалар бланкы мәктәпләр сайтында урнаштырылачак.

Фото: рixabay
Читайте нас: