Кама таңнары
+29 °С
Облачно
Мәгариф
27 Января 2021, 07:30

Хәвефсезлек нигезләрен бик яхшы беләләр

21-22 гыйнварда мәктәп укучыларының тормыш эшчәнлеге хәвефсезлеге нигезләре буенча Бөтенрусия олимпиадасының төбәк этабы узды.

Олимпиадада муниципаль этапда җиңүче, узган елда төбәк этапта җиңүче һәм призлы урын алучы 9-11нче сыйныф укучылары катнашты. Краснокама районы данын Куян һәм Яңа Кабан мәктәбе укучылары яклады.
Нәтиҗәдә Яңа Кабан интернат-мәктәбеннән Гөлназ Камалиева 9нчы сыйныф укучылары арасында җиңүче булды (укытучысы Владимир Иванович Спиридонов).
10нчы сыйныф укучылары арасында Куян мәктәбеннән Виолетта Салиева призерлар исәбенә керде (укытучысы Илшат Фәүзиевич Гәрәев).
Читайте нас