Кама таңнары
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
31 гыйнвар 2021, 13:55

Районда «Ел укытучысы – 2021» конкурсы бара

Бу атнада педагогик осталык конкурсы башланды. Быел анда 15 укытучы катнаша.

Конкурсның беренче турында педагоглар балаларга материалны ничек җиткерүләрен күрсәтте. Беренче турны үткәрү өчен өч мәктәп сайланды. Шулай итеп, Куян, Арлан һәм Яңа Нугай мәктәпләрендә бу көннәрдә ачык дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар күрсәтелде.
Конкурсның йомгаклау этабында укытучылар түгәрәк өстәлдә катнашып, хезмәттәшләре белән килешеп эшли белүләрен күрсәтергә һәм хәзерге мәгариф өлкәсендәге актуаль проблемалар турында үз фикерләрен белдерергә тиеш.
Муниципаль этапта җиңүчеләр район данын республика дәрәҗәсендә яклаячак.
Лилия Насртдинова
Читайте нас: