Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
1 февраль 2021, 12:45

Гөлназ икенче ел призер булды

Татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасы узды.

Татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадының республика этабы быел онлайн булды һәм Нугай мәктәбе базасында “Мир родного языка” платформасында үтте. Район данын анда Яңа Кабан интернат-мәктәбе укучысы Гөлназ Камалиева яклады.
- Олимпиаданың беренче туры диалог белән башланды. Экран аша бөтенләй таныш булмаган укучы белән жюри членнары әйткән темага әңгәмә корырга кирәк иде. Әзерләнү өчен 2-3 минут бирделәр. Безгә китап темасы эләкте. Бу тур миңа авыр түгел иде, чөнки укыган китаплар турында туган телдә фикер йөртү, әңгәмә кору бик кызык та, фәһемле дә булды. Бу турда мин югары балл алдым, - ди Гөлназ. - Икенче турда тест сорауларына җавап бирдек, 20 сорауга 40 минут вакыт бирелде. Өченче тур шигырьга яисә тезмә әсәрдән өзеккә анализ ясарга кирәк иде. Миңа шигырь эләкте, ике тапкыр тыңлаганнан соң, сорауларга язма рәвештә җавап әзерлисең. Сәгатьне дә онытырга ярамый. Анализны жюри әгъзалары тикшерде Озак та үтмәде, баллар куелды да. Олимпиада нәтиҗәләре югары булуына бик шатландым, зур дулкынлану белән олимпиаданы ябу вакытын көтә башладым. Нәтиҗәдә 9 сыйныф укучылары арасында мин призер булдым.
Гөлназ ике ел рәттән республика этабында призер булды. Моның өчен ул татар теле укытучысы Линара Сәлимовага рәхмәтле.
Читайте нас: