Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 февраль 2021, 18:00

“Авыл укытучысы” программасы быел да дәвам итә

Үткән елда “Авыл укытучысы” программасында катнашу өчен конкурста илдә бер урынга 17 кеше тәшкил иткән — 1803 вакансиягә 32 мең гариза бирелгән.

Бу хакта Русия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җиңүчеләрнең күпчелеге - 35 яшькә кадәрге белгечләр, дип билгеләнә. Барлык укытучылар да диярлек югары педагогик белемгә ия, программада катнашучылар арасында һөнәри конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар, фән кандидатлары да бар.
“Программада катнашучы барлык педагоглар - 1 миллион сум, ә Ерак Көнчыгыштагы мәктәпләрне сайлаучылар 2 миллион сум (НДФЛ түләмичә) акча алган. Кайбер төбәкләрдә педагогларга төрле ташламалар бирелде, шул исәптән торак яисә торак өчен аренда түләвен, коммуналь хезмәтләр өчен түләүне компенсацияләү, югары оклад”, — диелә хәбәрдә.
"Авыл укытучысы" программасы тагын өч ел тормышка ашырылачак: быел — 1167, киләсе елда — 1123, 2023 елда тагын 1113 вакансия тәкъдим ителгән.
Укытучылар өчен әлеге программа безнең республикада да уңышлы эшләп килә.
“Без яшь укытучыларга ярдәм итәбез, авыл җирендә эшләүчеләргә грантлар бирәбез. “Авыл укытучысы” программасы кысаларында алар шулай ук бер миллион сум күләмендә компенсация ала. Быел да без бу практиканы дәвам итәчәкбез", — диде Радий Хәбиров.
Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм документлар 15 апрельгә кадәр кабул ителә.
Чыганак: https://kiziltan.ru/
Фото: https://vk.com/krasnokamaroo
Читайте нас: