Кама таңнары
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 февраль 2021, 15:15

Районда иң яхшы укытучыны ачыкладылар

Бүген Николо-Березовка мәктәбендә «Ел укытучысы-2021» район конкурсының финалы үтте.

Укытучылар конкурсның соңгы «Мәгариф сәясмәннәренең түгәрәк өстәле яисә начальник белән сөйләшү» сынавында катнашты. Әлеге сынауда укытучыларның карашлар системасы, белем дәрәҗәсе, тәкъдим ителгән темага позициясе бәяләнде. Конкурсантлар «Мәгариф» милли проекты буенча фикер алышты.
Конкурс йомгаклары буенча Гран-прига Куян урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Баянова Нәфисә Мәгасүмовна лаек булды.
Шулай ук Николо-Березовка урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Карабут Вера Леонидовна конкурс җиңүчесе булды.
«Милли традицияләрне саклаган өчен» номинациясендә - Яңа Нугай мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Акмалова Луиза Рәшитовна, «Ватанпәрвәрлек һәм гражданлык тәрбияләгән өчен» номинациясендә – Курый мәктәбенең физкультура укытучысы Шамратов Александр Юриевич, «Педагогик табышларның үзенчәлеге өчен» номинациясендә Яңа Кабан интернат мәктәбенең инглиз теле укытучысы Хәмитова Дилбәр Дамировна җиңүче булдылар.
Аларның барысына да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Хәзер аларга «Башкортстанның ел укытучысы-2021», «Рус теле һәм әдәбиятының ел укытучысы-2021», «Татар теле һәм әдәбиятының ел укытучысы-2021» республика конкурсларында район данын якларга туры киләчәк.
Быел беренче тапкыр мәгариф бүлегенең «ВКонтакте»дагы битендә тамашачылар сөюенә онлайн-тавыш бирү оештырылды. Һәм аның йомгаклары буенча Яңа Каенлык мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Әхтәмов Рөстәм Әлфәритович аерым номинациядә бүләкләнде.
Читайте нас: