Кама таңнары
+29 °С
Облачно
Мәгариф
18 Февраля 2021, 07:40

Кечкенәләр өчен олимпиада

Балалар бакчаларында «Без гагаринчылар» республика олимпиадасының муниципаль этабы тәмамланды.

Олимпиада өч юнәлештә узды: интеллектуаль полиолимпиада, физкультура һәм рәсемнәр конкурсы. Муниципаль этапта барлыгы 12 бала катнашты.
Полиолимпиада һәм физкультура буенча җиңүчеләр 25 һәм 28 февральдә олимпиаданың республика этабында катнашачак, рәсемнәр конкурсының республика этабы 2 мартта узачак.
Гөлназ Мөгалимова, мәктәпкәчә белем бирү буенча методист
Читайте нас