Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 март 2021, 18:15

Илназны чираттагы җиңүе белән котлыйбыз

«Урал-батыр» халыкара конкурсы быел 11нче тапкыр үтә.

Пандемия нәтиҗәсендә конкурс онлайн форматта узды, һәм быел эпос беренче тапкыр кытай, чех, таҗик телләрендә яңгырады.
Конкурсның җиңүчеләре һәм номинантлары төрле секцияләрдә билгеләнде. Яңа Бөртек мәктәбе укучысы Илназ Миңнуллин «Полиглот» секциясендә (эпосны берничә телдә уку) 1нче урын алды. Ул эпосны мари, инглиз, рус, башкорт һәм татар телләрендә сөйләде.
Илназны һәм аны дәрәҗәле конкурска әзерләүче җитәкчесе Дамира Хөснетдинованы котлыйбыз һәм яңадан-яңа үрләр яулауларын телибез.
Фото: https://vk.com/n_burtyk (видеодан скриншот)
Читайте нас: