Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
10 март 2021, 13:50

Вакытлыча шимбә укырга мөмкиннәр

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Мәгариф һәм фән министрлыгына укытучылар һәм ата-аналар берләшмәсе белән 9нчы һәм 11нче сыйныф укучыларын шимбә көнне вакытлыча укытуны кире кайтару варианты буенча фикер алышырга кушты.

Бу хакта ул төбәк мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗинның 2021 елда Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек һәм аны үткәрү турындагы чыгышы нәтиҗәләре буенча белдерде.

— Без 2019 елда карар кабул итеп, балаларны шимбә көнне укудан азат иттек. Бу гади генә карар булмады, ул үзен аклады, – диде Радий Хәбиров. – Тик коронавируска каршы көрәш режимында торуыбызны исәпкә алып, быел да өлешчә дистанцион укыдык, бәлки, балалар белемнәрен күтәрсен өчен безгә кайсыдыр шимбәләрне актив әзерлек өчен ачарга кирәктер. Баланың язмышы шуңа бәйле – БДИда яхшы баллар, дәрәҗәле вузга керү.
Фото: https://vk.com/public121322907
Читайте нас: