Кама таңнары
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 март 2021, 11:00

Әдәбият сөючеләр җыелды

«Йолдызлык» балалар иҗат үзәгендә яшь сәнгатьле укучыларның «Тере классика» Бөтенрусия конкурсының район этабы узды.

Бу конкурс әдәбият сөюче мәктәп укучылары арасында елдан-ел популярлаша. Быел конкурста 5-11нче сыйныфлардан 20 укучы катнашты.
Алар рус телендә әдәбият буенча мәктәп программасына кермәгән әсәрләрдән өзекләр укыды. Яшь сәнгатьле укучылар, чын артистлар кебек, тамашачыларны әдәби әсәрләр, аларның геройлары дөньясына "күчерде". Күпләр чыгышларына костюмнар, презентация һәм музыкаль озату әзерләгән.
Җиңүчеләр - Николо-Березовка һәм Куян мәктәпләреннән.
Читайте нас: