Кама таңнары
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 март 2021, 11:30

Балаларны тәмле ашаталармы?

Республикада мәктәп укучыларының туклануына соңгы вакытта игътибар аеруча артты.

Бу мәсьәлә Хөкүмәт дәрәҗәсендә карала. Мәктәп туклануына багышланган киңәшмәләр үткәрелә, ата-аналар­ның сораулары тикшерелә, аларны чишү юллары карала.
2020 елның 1 сентябреннән гомуми белем бирү оешмаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар аш оештырылды.
Яңа Бөртек мәктәбендә дә туклануга игътибар җитди. 25 мартта биредә "Башкортстан ата-аналары сәламәт туклану яклы" Ачык ишекләр көне кысаларында чара узды.
Ата-аналар мәктәпнең бракераж комиссиясе катнашлыгында ризыкларның яраклылыгын һәм заказ шартларына җавап бирүен билгеләде. Аннары алар ризыкларга бәя бирде. Үзләренең фикерләрен бәяләмәләр һәм тәкъдимнәр кенәгәсендә язып калдырдылар.
Читайте нас: