Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
16 гыйнвар 2019, 18:16

Аерылышу ашказанга бәрә

Тикшеренүчеләр фикеренчә, аерылышу хатын-кыз организмына начар йогынты ясый, бигрәк тә ашкайнату системасы зыян күрә.

Галимнәр төрле яшьтәге 53 мең хатын-кызны күзәткән. Алар бу очракта өлкәнрәк яшьтәге ханымнарда начар йогынтының ныграк сизелүен белдергән.
Күпчелек нәфис затлар аерылышуны көчле тетрәнү буларак кабул итә. Шундый закончалык та ачыкланган: хатын-кызның яше зуррак булган саен, ире белән аерылышу аның организмына ныграк зыян китерә. Мәсәлән, 40-50 яшьтәге ханымнар өчен аерылышу якын кешесенең үлеме белән тиң. Трагедия фонында хатыннар үзләренең көндәлек тормышын үзгәртә, бу аеруча туклануга бәйле. Аларның аппетиты югала, яки, киресенчә, “кайгыны ашап баса” башлыйлар. Нәтиҗәдә, ашкайнату системасы эшчәнлеге бөтенләй бозыла. Шуңа да авыруга сабышмас өчен бер генә киңәш: үзара килешеп, тату яшәгез.
Читайте нас: