Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
17 гыйнвар 2019, 18:16

Юка бозга ышанма!

Кышын сулыкларда җәяүлеләр сукмаклары барлыкка килә. Балыкчылар боз аша чыгу өчен еш кына авто-мото техника файдаланалар.

Кышын сулыкларда җәяүлеләр сукмаклары барлыкка килә. Балыкчылар боз аша чыгу өчен еш кына авто-мото техника файдаланалар. Ә бит ноябрь-декабрьдә, көчле салкыннар башланганчы, боз әле нык булмый. Кичке һәм төнге салкында ул зур булмаган авырлыкны гына күтәрә ала. Әмма көндез, шактый калын күренсә дә, көпшәккә һәм тиз ватылучанга әйләнә.
Калын булмаган боз аша чыгарга туры килгәндә инде салынган сукмактан барырга кирәк. Ә сукмак булмаса, кул астындагы әйберләр (колга, таяк һ.б.) ярдәмендә бозның ныклыгын тикшерү зарур. Бозның нык булмавын күрәсез икән, алга баруны туктатып, үз эзләрең буенча кире кайту яхшырак. Беренче адымнарны ясаганда аякларны боз өстеннән шудырып кына барырга киңәш ителә.
Балык тотканда бер урында күп бәке тишәргә, бозда сикерергә һәм йөгерергә, күпләп җыелырга ярамый.
Боз ватылып салкын суга чумгансыз икән, паникага бирелмәгез. Тыпырчынмагыз, гәүдәгез авырлыгын боз читенә салмагыз, башыгыз белән суга чуммас өчен кулларыгызны җәегез. Терсәкләрегез белән бозга таянып, гәүдәгезне горизонталь хәлгә китереп, бер аягыгызны боз өстенә ташларга тырышыгыз, гәүдәгез белән борылып икенче аягыгызны да алыгыз һәм, боз өстенә тәгәрәп, бу хәвефле урыннан ераграк шуышыгыз.
Читайте нас: