Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
21 гыйнвар 2019, 18:16

Кем эшләми — шул аек?!

Көнне төнгә ялгап эшләүнең зыянлы икәнлеге яңалык түгел, әлбәттә. Моны фәнни яктан да раслаганнар. Финляндия галимнәре, дөньяның 14 илендә тикшеренү үткәреп, халыкның ни өчен эчкечелеккә сабышуын ачыкларга тырышкан.

Эш кешене төзәтеп кенә калмый, туры юлдан яздырырга да мөмкин, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Эштән вакытында кайтып китүчеләр белән чагыштырганда, атнасына 48 сәгатьтән дә күбрәк эшләүчеләрнең эчкечегә әйләнү куркынычы 11 процентка зуррак, ди. Ә атнасына 54 сәгатьтән дә күбрәк эшләүчеләр арасында бу күрсәткеч 13 процент тәшкил итә. Кыскасы, “эш атлары”на саграк булырга кирәк!
Күп эшләү белән эчкечелекне нәрсә берләштерүен дә әйткәннәр. Барысы да стресска бәйле. Эштән арып-талып кайткач, бераз хәмер йотып куялар да рәхәт булып китә, янәсе. Табиб нарколог Алексей Магалиф әйтүенчә, бу — акланган хәл түгел. “Атна ахырында гаилә, яки дуслар белән кафе-рес­торанга барып кайтуның бернинди дә начарлыгы юк. Ә кеше, эштән кайткач, шешәгә үрелә икән, димәк, иң беренче чиратта ул үзеннән канәгать түгел”, — ди белгеч. Моның күп эшләүгә генә бәйле түгеллеген дә белдергән. Сүз уңаеннан тагын бер нәрсәне искәрткәннәр: “эш атлары”ның картлык көнендә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегү, акыл зәгыйфьләнү куркынычы 80 процентка арта, ди.
Илдә үткәрелгән соңгы сораштыруларның берсенә караганда, халыкның 45 проценты үзен “эш аты” дип саный. Алар арасында кич эштә тоткарланучылар күбрәк. Респондент­ларның һәр дүртенчесе отпуск вакытында да телефонын сүндермәвен әйткән.
“Эш атлары”н ничек ачыкларга икәнен дә өйрәткәннәр. Аларга хас булган төп биш сыйфатны сезгә тәкъдим итәбез.
* Белемле һәм эш урынында дәрәҗәле булган 45 яшькә кадәрге хезмәткәрләр.
* Эш урынында көненә кимендә ун сәгать хезмәт итүче һәм берьюлы ике атнадан да күбрәк вакытка ялга китмәүчеләр.
* “Эш атлары” арасында ирләр күбрәк.
* Өйдә дә, дуслары арасында да күбрәк эш турында сөйләшүчеләр.
* Дерматит, депрессия, йокысызлык кебек бер кочак диагнозга ия булучылар.
Гаилә психологы Наталья Панфилова исә “эш аты”ның туганнарына игътибарлырак булырга киңәш итә. Күп эшләү эчкечелеккә китереп җиткергәнне көтеп утырырга кирәкми, ди ул. “Якын кешегезгә әлеге хәлгә карата мөнәсәбәтегезне аңлатырга тырышыгыз. Юк, өстәл сугып, ризасызлык белдерергә ярамый. “Эш аты” барыбер ишетмәячәк. Гаиләдә аны юксынуыгызны, бергәләп ял итәргә телә­вегезне әйтсәгез була. Дуслар исә үз дигәнендә ныграк та тора ала. Иртәдән кичкә кадәр эштә югалучылар тормышта нидер югалтуларын аңларга тиеш”, — ди белгеч.
Читайте нас: