Кама таңнары
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Кеше кулъяулыгын алырга ярамый...

Ырым-шырымга ышанасызмы?

Безнең тормышта ырым-шырымнар тулып ята. Аларга ышану-ышанмау – һәркемнең үз эше, әлбәттә. Ә шулай да...
Өйдән чыгышыңа каршыңа буш чиләкле хатын-кыз очраса, юлың уңмый, чиләге тулы булса, киресенчә. Юлыңа ир-ат очраса, юл уңа дигән ышану да бар.
Тоз түгелсә – ызгыш-талашка.
Ишегалдында тыныч кына йөреп торган тавык-чебеш ду килеп йөгерешә, кыткылдый башласа, шулай ук, ызгышка.
Өйгә кош очып керү – начар хәбәргә.
Өйдән чыгып киткәч, нәрсәңнедер онытып, кире әйләнеп керсәң, юлың уңмый. Инде кергәнсең икән, чыгып китәр алдыннан көзгегә карарга яисә бер чеметем тоз кабарга кушалар.
Өстәлдән ипи валчыгын кул белән сыпырып алу – үзеңә хәерчелек теләү.
Бүләккә пычак ише очлы әйберләр бүләк итәргә ярамый, аралар бозыла.
Күршедән бик кирәк булса да тоз, сарымсак, суган ише әйбер алып торырга ярамый, ызгышка-талашка, хәерчелеккә юрыйлар. Бурычка тоз, сарымсак, суган биргән кеше ул әйберләрне кире алмасын.
Киемдәге ертык-сүтекне өскә кигән килеш тегү – бәхетсезлеккә, кайберәүләр хәтерсезлеккә дип тә юрый.
Берәр кеше белән араңны өзәсең килсә – булавка бир.
Кеше кулъяулыгын алырга ярамый, аның түгәсе күз яшьләре сиңа килә.
Чәчеңне үзең киссәң, гомерең кыска була.
Соңгы акчаңны кешегә бирсәң, акча керми.
Баш киемен, сумканы өстәлгә куйсаң, акча булмый.
Өйдә кара таракан, кырмыска барлыкка килсә, байлыкка.
Корсаклы вакытта баллы әйбер ашыйсы килсә – кыз бала туа диләр. Тозлыга тартса – малай.
Өстәл почмагына утырсаң, җиде елсыз өйләнмәссең яки кияүгә чыкмассың.
Имтиханга аяк киеме астына тимер биш сумлык салып барсаң, «бишле» аласың.
Юлны кара мәче киссә, юл уңмый.
Көзгеңне кешегә бирергә ярамый, бәла килә. Бер көзгегә икең бергә карарга ярамый, ярың уртак була. Ватык көзге кыйпылчыгына карасаң, чирлисең, бәла-казага тарасың. Кечкенә сабыйны көзгегә каратырга ярамый, сакау кала, яки озак тел чыкмый.
Савыт-саба ватылса, бәхеткә. Өйдә кителгән, ватык савыт-саба тотарга ярамый, бәхетсезлек китерә.
Миңе күренми торган җирдә булган кеше бәхетле була.
Элек баланы тугач ук бәхетле булсын дип әтисенең күлмәгенә төргәннәр.
Өй кыегына саескан кунса, хәбәр ишетәсең.
Идәнгә пычак төшсә – ир-ат кунак, чәнечке төшсә – парлы кунак, аш кашыгы төшсә – хатын-кыз, бал кашыгы төшсә бала-чага килә.
Яңа фатирга, йортка иң башта песи кертеп җибәрсәң – мул тормыш көтә.
Чыганак: http://matbugat.ru
Теглар:юраулар
Читайте нас: