Эш тәртибе: 1 килограмм чиянең төшен алып, блендерда әйләндерергә. Өстенә 500 грамм шикәр комы салып, суын чыгарганчы калдырырга. Аннан газ өстенә куеп кайнатып чыгарырга, 1 аш кашыгы какао, 1 аш кашыгы лимон кислотасы кушып тагын 20 минут кайнатырга. 100 грамм вакланган ачы шоколад өстәп эретергә.