Кама таңнары
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
22 июль 2019, 17:06

Ябыгыр өчен... бер стакан кирәк!

Диетологлар бик гади һәм җайлы ябыгу ысулын ачыклаган.

Диетологлар бик гади һәм җайлы ябыгу ысулын ачыклаган.
Ашарга 15 минут кала бер стакан чиста су эчеп кую ябыгырга ярдәм итә. Бу сәламәтлек өчен дә файдалы, артык ашап ташлаудан да саклый.
Мондый кагыйдә буенча тукланырга кирәк: ашаган ризык бер стаканга сыеп бетәргә тиеш. Көненә өч тапкыр тукланырга һәм ни телисең шуны ашарга ярый. Мәсәлән, иртән бер стаканга сыярлык күләмдә ботка, төш бер стакан аш, кич бер стакан эченә сыеп бетәрлек карабодай һәм балык.
Бу ысул зурайган ашказанын нормаль үлчәмгә китерә, сәламәтлекне яхшырта һәм сизелерлек ябыктыра.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/yabygyr-chen-ber-stakan-kir-k/
Теглар:диета
Читайте нас: