Кама таңнары
+22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
26 июль 2019, 13:33

Балык ашагыз!

Балык яман шеш авыруларын булдырмаска ярдәм итә, ди.

Атнасына 3 тапкыр балык ашасаң, эчәк яман шеше хәвефен күпкә киметергә мөмкин дигән нәтиҗә ясаган Халыкара яман шешне өйрәнү буенча агентлык белгечләре.
15 ел барган тикшеренүләрдә 476 160 европалы катнашкан. Балык ашауны гадәтенә керткән кешеләр эчәк яман шеш белән 12 процентка азрак авырган. Ә ул Бөек Британиядә онкология авырулары таралганлыгы буенча дүртенче урында тора.
Яман шеш хәвефен майлы балык та, шулай ук майсызы да, бердәй тигез киметә икән. Ә әкәм-төкәм ашау бернинди нәтиҗә бирмәгән. Галимнәр кеше өчен ифрат файдалы Омега-3 кебек майлы кислоталар бары тик балыкта гына һәм аның яман шеш белән көрәшергә сәләтле булуын тагын бер кат ачыклаганнар.
Мәгълүм булуынча, скумбрия, сөләйман балыгы (лосось), сельд Омега-3 май кислоталарына бай булуы сәбәпле, йөрәк-кан авырулары куркынычын киметә, картлык таркаулыгына каршы уңышлы көрәшергә булыша.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-lam-tlek/balyk-ashagyz/
Читайте нас: