Кама таңнары
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
26 июль 2019, 11:56

Кура җиләген даруга охшаш, диләр

Кура җиләгендә кеше организмына уңай тәэсир итәүче көчле антиоксидантлар бар.

Аспирин белән кура җиләгенең уртаклыклары күп. Кура җиләге составында натураль салицилат, ягъни салицил кислотасы бар. Бу куакның культуралы сортларында салицил кислотасының максималь запаслары байтак, ди.
Составында табигый салицилат булган кура җиләге дәвалау сыйфатларына ия. Ул:
- температураны төшерү,
- авыртуны басу,
- тир бүленеп чыгуны көчәйтү билгеләренә ия.
Ләкин аспириннан аермалы буларак кура җиләгенең йомшак составы мөһим: актив матдәләр ашказанының лайлалы тышчасын ялкынсындырмый.
Кура җиләгендәге антиоксидант
Кура җиләгендә кеше организмына уңай тәэсир итүче көчле антиоксидантлар бар. Бу эллагол кислотасы. Ул дуплау матдәләренә карый. Эллагол кислотасының төп билгеләре:
- кан басымын төшерә,
- шешләр барлыкка килүгә комачаулый,
- кан туктату потенциалына ия,
- тән тиресен картайтмый,
- йөрәк һәм кан тамырларын авырулардан саклый.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bolar-kyzykly/kura-il-ge-nindi-daruga-okhshash/
Читайте нас: