Кама таңнары
-2 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
5 август 2019, 14:38

Бүген кура җиләге ашагыз!

Шулай итсәгез, мәхәббәттә зур уңышларга ирешерсез. Ә менә баланны пешмәгән килеш кулланмагыз.

Бүген чи балан ашаган кешене мәхәббәт өлкәсендә күңелсезлекләр көтә, дип юраган борынгылар. Шуңа аны пешереп ашарга киңәш итәләр. Шулай ук, бүген балан ботагын сындырырга, кисәргә дә ярамый икән. Ә менә күп егетләрне гашыйк итәргә теләүче кызлар 5 августта балан суты белән юынсын, диләр.
Бүген ялгыз егетләргә урманга бармаска кирәк, югыйсә, аларны пәри кызлары үзләренә гашыйк итеп, башларын әйләндереп, саргайтырга-киптерергә мөмкин, имеш.
Бүген ялкауланырга, озак йокларга һич ярамый, көнне эш белән үткәрергә кирәк. Шул очракта зур уңышлар елмаер!
Кич томан төшсә, алдагы көннәр эссе булачак. Ябалак каты кычкырса, салкынайтачак.
4еннән 5нче августка төнлә күргән төш төгәл булып, тиз арада тормышка аша. 5 августта туган кешеләр өчен бу
аеруча әһәмиятле.
5 августта туган кешеләр бик еш гашыйк булучан. Аларга авыр минутта тупыл агачын кочакларга кирәк. Талисман буларак топаз ташы килешә.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kyzyk-news/b-gen-kura-il-ge-ashagyz/
Читайте нас: