Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
13 август 2019, 15:52

Яман шешне ничек кисәтергә?

Табиб-онколог Гөлнур Нигманова сәламәт калырга булышучы серләрне чиште

Яман шештән ничек сакланырга? Бу яман авыруны ничек булдырмаска? “Бердәм Русия” партиясе яклыларның Төбәк советының “Саулык мәктәбе” проекты кысаларында оештырылган лекциядә табиб-онколог Гөлнур Нигманова шулар хакында сөйләде. Очрашуга теләге булган һәркем килә алды.
Танылган хирург-онколог, паллиатив ярдәм табибы Гөлнур Нигманова, кеше сәламәтлеге дүрт мөһим факторга бәйле, дип аңлатты. Болар: нәселдәнлек, медицина, яшәү рәвеше һәм экология.
Лекция сөйләүче әйтүенчә, кеше саулыгы 65%ка сәламәт тормыш алып баруга бәйле. Яман шешнең күп төрләре соңгы елларда “яшәрде” һәм алар 25-35 яшьлекләрдә, кайбер очракта балаларда да ачыклана. Мәсәлән, республикада эшкә сәләтле яшьтәге кешеләрнең үлеменә китергән сәбәпләр арасында 2018 елда онкология авырулары өченче урынны (14,1%) алып тора. Беренче урында кан әйләнеше авырулары (29,4%), икенчедә – тышкы сәбәпләр (23,4%).
Гөлнур Хәмзеевна медицина тикшерүен вакытында узарга кирәклегенә басым ясады.
- Иң һөһиме – ул кисәтү. Флюорография, УЗИ, анализлар тапшыру – бу процедураларны, авыртамы берәр җирегез юкмы, даими эшләп торырга кирәк. Онкологияме ул юкмы, соңыннан озак итеп дәваламас өчен, теләсә кайсы чирне кисәтү яхшырак, - диде ул.
Лекция барышында презентацияләр күрсәтелде, лектор яман шешнең һәр төренә аерым тукталды, тыңлаучылар үзеңә диагностика ясауның һәм авыруларны кисәтүнең принципларын, диспансерлаштыру мөмкинлекләре турында белделәр.
- Яман шешләрнең күбесе башлангыч чорында үзен сиздерми, шуңа күрә авыруның башланып ятуын яисә аларның барлыкка килә куркынычын иртәрәк ачыклаган саен, аны дәвалау да уңышлырак узачак. Диспансерлаштыру нәкъ шушы максаттан уздырыла да инде, - диде лекция укучы. – Моннан тыш, якыннарыгызның чирләвен белми калмас өчен, әгәр дә кеше кинәттән ябыга, хәл юклыкка, аппетит бетүгә зарлана икән, моны игътибарсыз калдырмагыз. Тагын да хатын-кызларга күкрәк бизләрен тикшереп торырга, ир-атларга, бәвел белән кан бүленеп чыкмыймы, шуны күзәтергә кирәк. Ә менә колоректаль яман шеш соңгы стадиясенә кадәр үзен белдертми. Аны тизәкне яшертен канга анализга биреп кенә белеп була.
Әле республикада яман шеш авыруларын кисәтү белән бәйле ике пилот проекты эшли. Беренчесе колоректаль яман шешне ачыклауга кагыла да инде. Ул ике этапта уза. Беренчесе – тизәкне яшертен канга анализга тапшыру, икенчесе - колоноскопия. Бу ысул тикшерелгән 80 мең кеше арасындагы бер меңнән артыграк кешедә яман шеш барлыкка килү куркыныч ачыклаган.
Икенче проект аналык муентыгындагы яман шеш авыруларын ачыклауга кагыла.
Гөлнур Нигманова нинди гадәтләрнең авыруга китерергә мөмкин булуын, моны ничек булдырмаска һәм үзеңдә теге яки бу проблеманы ачыклаганда нинди белгечкә барырга кирәклеген аңлатты.
Лектор медицина тикшерүләрен даими узарга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга, күтәренке кәеф белән яшәргә кирәклеген ассызыклады, онкологияне ачыклау буенча поликлиникаларда түләүсез анализлар тапшыру мөмкинлеге барлыгы турында хәбәр итте.
- Иртә стадиясендә ачыкланган яман шешне дәвалап була, ә инде соңлап ачыкланган авыру озак дәвалауны тәлап итүче хроник чиргә әйләнә, - дип йомгак ясады ул.
Лекция тәмамлангач та тыңлаучылар Гөлнур Хамзеевнаны җибәрергә теләмәде, кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Читайте нас: