Кама таңнары
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
23 август 2019, 18:25

Кабактан цукат

Якыннарыгыз кабакны яратмаса да, бу татлы ризык күз ачып йомганчы ашалып бетәчәк.

Цукат әзерләр өчен кабакның зуррагын сайларга кирәк. Артык яшь кабакларның пешеп таралу куркынычы бар.
Яшелчәнең тышын әрчеп алабыз, төшләре һәм җепселләреннән тазартабыз. Әзер кабакны 2гә 2 сантиметр итеп шакмаклап турыйбыз. Кәстрүлгә салабыз һәм шикәр комы кушабыз. 2-3 сәгатьтә кабакның суы чыгып, шунда шикәр эреп бетәчәк.
Әлеге сиропка тәм көчәйтер өчен лимон яки апельсин цедрасы, имбирь, ванилин кушып, яшелчә үтәкүренмәлегә әйләнгәнче кайнатабыз. Аннан сөзеп алабыз да киптерергә куябыз.
Цукатлар тизрәк кипсен өчен аларны тәүдә духовка тотып алсаң яхшырак була. Кәгазь җәелгән табага (кәгазь ябышмасын өчен аны аз гына иссез көнбагыш мае белән сөртергә кирәк) җайлап тезәргә һәм 90-100 градуслы духовкага куеп, 2-3 сәгать тотарга кирәк. Ишеге шырпы кабы киңлеге генә ачылып торырга тиеш. Аннан алгач, ачык һавада 5-7 көн киптерәләр.
Цукатлар кулга ябышмаса – кипкән була. Әзер тәмлекәчләрне дымланмаслык җирдә пыяла банкада яки кәгазь капчыкларда сакларга кирәк.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/ash-su-retseptlary/kabaktan-tsukat/
Читайте нас: