Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
6 сентябрь 2019, 14:33

Дөге белән яшелчәләрдән кышкылыкка салат

Әлеге тәмле дә, туклыклы да салатны кышка запас итеп әзерләгәннәр уңар.

Әлеге тәмле дә, туклыклы да салатны кышка запас итеп әзерләгәннәр уңар. Чөнки бу ризыклар һәрчак бар, ә әзерләүнең бер кыенлыгы да юк.
1 кг. кишерне кыргычтан үткәреп, 0,5 л. үсемлек маенда 10 минут пешерергә. Аңа туралган 1 кг. суган өстәп, тагын 10 минут пешерергә. Аннан вак итеп туралган помидор кушып, тагын 10 минут кайнатырга.
Иң соңыннан яшелчәләргә 2 стакан бүрттерелгән дөге , 2,5 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз һәм 2 аш кашыгы аш серкәсе өстәргә.
Салатны тагын да 30 минут пешереп, стерильләштерелгән банкаларда капларга.
Читайте нас: