Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
17 сентябрь 2019, 16:17

Чәнти бармагыгыз нинди кеше булуыгыз турында сөйли

Чәнти бармагыгыз сезнең турыда үзегез белгәнгә караганда да күбрәк сөйли ала.

Әгәр сез беренче типка керәсез икән
Сез үз дөньягызда яшәүче кеше. Хисләрегезне башкалар алдында ачып салмыйча, мөнәсәбәтләрне адым артыннан адым ясап, эзмә-эзлекле корасыз. Дөньясына төкереп тә бирмим дигән битараф кыяфәт чыгарырга тырышсагыз да, ялган белән очрашканда чәчрәп чыгасыз .Саграк булыгыз, таякны тоткан урыннан сындырырга ашыкмагыз.
Әгәр икенче типка керсәгез
Сез сабыр, теләсә кайсы хәлдә чишелеш юлларын табарга сәләтлесез. Әмма беркайчан да беренче адымны ясамыйсыз. Якыннарыгызга тугрылык саклыйсыз, үз яртыгызга тиешле игътибар бүләсез. Танышларыгыз сезне “нечкә күңелле” дип атап йөртәләр. Кәефегез бик тиз төшүчән, бик еш кына йокыгыз туймый. Ешрак ял итеп алыгыз!
Әгәр өченче типка керсәгез
Сез гадәтләнгәннәр буенча яшәүче, яңалык ачарга яратмыйсыз. Шуңа да ниндидер форсатны ычкындырдым бит дип, үзегезне үзегез тиргәп тә аласыз. Сез изге күңелле, кайгыртучан, ачу сакламыйсыз. Башкалар сездә ышанычлы кешене күрәләр.
Автор: Гаянова Гүзәл
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bolar-kyzykly/ch-nti-barmagygyz-nindi-keshe-buluygyz-turynda-s-yli/
Читайте нас: