Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
17 октябрь 2019, 11:21

Иттән рулет пешерәбез

Түш һәм кабырга итен сөяктән аерып алгач, 2 см калынлыкта итеп ярыдан һәм беркадәр маеннан арындыралар.

Итнең ике ягына да тоз һәм борыч сибеп, 3 сәгать салкын урында тоталар. Аннары тагын тоз, борыч сибәләр, төелгән сарымсак белән яхшылап ышкыйлар һәм аз гына аш серкәсе өстиләр. Шулай әзерләнгән итне рулет рәвешендә төрәләр дә, колбаса бәйләгән шикелле, бау белән бәйләп, пешәр-пешмәс кенә майда кыздыралар. Шуннан соң итне тирән савытка салып, шулпа өстиләр, туралган башлы суган белән кишер, дәфнә яфрагы салалар, өстен каплап, томалап пешерәләр.
Калҗаны табынга, колбаса кебек кисеп, кайнар килеш тә, салкын килеш тә куялар.
Читайте нас: