Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
17 октябрь 2019, 11:44

Кишер уылдыгы

Быел җәй яңгырлы булгач, кишерләр дә бик уңды. Аны нишләтергә белми аптырасагыз, кишердән кышкылыкка уылдык эшләргә тәкъдим итәбез.

Помидор, кишерне иттарткычтан чыгарабыз, суганны вак итеп турыйбыз. Савытка 1 стакан сыек май салабыз һәм ул кызгач, 1 килограмм чамасы туралган суганны салып, суган үтә күренмәле булганчы кыздырабыз. Шуңа чама белән 4 литр чыгарылган помидорны салабыз һәм ул кайнап чыккач, кишерне өстибез, 2 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр комы (200 граммлы), 2 аш кашыгы аш серкәсе салып, өстен томалап, вакыт-вакыт болгаткалап, 1 сәгать чамасы пешерәбез. Шушы күләмнән 700 граммлы 8 банка чыга.
Читайте нас: