Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
23 октябрь 2019, 20:24

“Сәламәтлек мәктәбе” үз эшен яңадан башлады

18 октябрьдә район китапханәсенең уку залында “Сәламәтлек мәктәбе” пенсионерлар өчен үз эшен яңадан башлады.

Бу көнне район үзәк дәваханәсенең табиб-неврапотологы Флүр Агишев “Артериаль гипертензиянең куркыныч нәтиҗәләре” темасына лекция укыды.
Табиб белән очрашуга ветераннар күп килде. Зал тулы иде. Флүр Фәткулович инсультка китерүче сәбәпләр турында сөйләде, инсульт кичергән очракта организмның нинди үзгәрешләр кичерүен һәм нинди чаралар күрергә кирәклеген аңлатты. Кешедә инсульт булган очракта бик тиз эш итәргә, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк икән.
Гипертониягә нәрсәләр китерә соң? Тәү чиратта артык хисле булу һәм тискәре эмоцияләр кичерү. Нәселдәнлек тә мөһим роль уйный. Нәселендә кан басымы күтәрелеп чирләүчеләре булган кешеләрдә гипертониянең барлыкка килү куркынычы биш-алты тапкырга күбрәк. Тазару, тәмәке тарту, тозны күп куллану да чиргә китерергә мөмкин.
Олыгайган саен гипертониядән интегүчеләр арта. Гипертониядә баш мие җәрәхәтләнгән кешеләрдә дә очрый. Аннары ул бөер авырулары кичергән кешеләрне дә “ярата”.
Лекция азагында ветераннар табибка сораулар бирде, Флүр Фәткулович бер генә сорауны да җавапсыз калдырмады.
Читайте нас: