Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
28 октябрь 2019, 16:35

Чәй эчәбез бал белән...

Чәй - безнең иң яраткан эчемлегебез. Кунак килсә дә, дус-ишләр белән җыелганда да чәй табыны корабыз гадәттә. Күпчелек сөт салып куе итеп ясалган чәйне ярата, әлбәттә. Әмма соңгы арада диетологлар сөтле чәйне зыянлы диясе килә.

Янәсе сөт составындагы файдалы антиоксидантлар нейтральләшергә һәм нәтиҗәдә корсакта дискомфорт килеп чыгарга мөмкин.
Чәйгә бал өстәүне дә тыялар. Температура югары булганда табигый продукт барлык файдалы үзлекләрен югалта. Ә менә кайнар чәйгә лимон салырга ярый.
Тагын бер киңәш - ач карынга чәй эчмәгез. Шулай ук ашагач та чәй эчәргә киңәш ителми. Ашагач, ярты сәгатьләп вакыт үткәч кенә чәй эчегез, дип яза белгечләр.
Теглар:чәй
Читайте нас: