Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
8 ноябрь 2019, 13:03

Җил тиеп, муен авыртса, нишләргә?

Җил тиеп, муен авыртса, җылыта торган компресс ясагыз.

Керән тамырын эре угычта уып, 2-3 аш кашыгы теләсә нинди май кушыгыз да барлыкка килгән ботканы марляга салып, авырткан урынга куегыз. Өстеннән целлофан белән урап, шарф чорнап куегыз. Компрессны 20 минут тотыгыз.
Икенче рецепт: балны аз гына “су мунчасы”нда җылытыгыз, аннары массаж хәрәкәтләре белән авырткан урынга ышкыгыз. Целлофан пленка куеп, шарф урагыз. Бер сәгатьтән компрессны алыгыз.
Өченче рецепт: торманың яртысын угычтан уып, аңа 3 аш кашыгы аракы һәм шуның кадәр үк үсемлек мае салып болгатыгыз. Катнашманы авырткан урынга сылап, өстенә целлофан пакет куегыз һәм җылы итеп ураныгыз. Компрессны ярты сәгать тотарга кирәк.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/il-tiep-muen-avyrtsa-nishlrg12345
Читайте нас: