Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
15 ноябрь 2019, 11:52

Кан басымын төшерү җае

Кан басымын төшерү өчен табиблар “төньяк винограды”, кара карлыган ашарга, ә чөгендер белән сак булырга киңәш итәләр.

Кара карлыган

Бу җиләк - рейтинг лидеры. Кара карлыгандагы кебек файдалы матдәләр - антиоксидантлар байлыгы бездә үсүче башка бер генә җиләктә дә юк. Хәер, дөньяда да андый җиләкләрне бармак белән генә санарлык. Антиоксидантлар кан тамыры стеналарын йомшартып, эластикасын арттыралар.

Антиоксидантлар, С витаминыннан үзгә буларак, югары температураларга бирешмиләр. Шуның өчен карлыганның кайнатмасы да йөрәккә, кан тамырларына бик файдалы.


Крыжовник

Рейтингта икенче урында тора. Аны “төньяк винограды” дип тә атыйлар. Крыжовник эндотелия функцияләрен яхшырта, антиоксидантлар күләме буенча кара карлыганнан калышмый.


Чөгендер һәм аның согы

Алар биофлавоноид матдәләре хисабына йөрәк-кан тамырлары системасына уңай йогынты ясыйлар. әмма чаманы белергә кирәк. Чөгендердә кан тамыры тонусын арттырырга ярдәм итүче матдәләр бар. Шуңа күрә ярышлар алдыннан спортчыларга чөгендер салатлары ашарга, согын эчәргә киңәш итәләр. Ә гипертонияле кешеләргә кан тамырлары тонусын арттырырга ярамый.

Файдалы һәм куркынычсыз уңай нәтиҗә өчен берничә тамчы чөгендер согы җитә. Аны кишер, алма сокларына яки гади суга кушып эчәргә. Ә салатлардагы уылган чөгендерне ашауда чикләүләр юк.


Алма һәм аның согы

Аларда да биофлавоноидлар күп. Гомумән, чөгендер һәм алма салаты - гипертониклар өчен менә дигән азык. Бу яшелчә һәм җимеш бер-берсенә туры килә һәм организмга бик уңай тәэсир итә. Аларда С витамины күп. Кан тамырларын йомшартып, киңәйтә. Шуның хисабына тромблар барлыкка килү куркынычы кими.

С витаминының югары температурада таркалуын истән чыгармагыз. Шулай булгач, алманы яшел килеш ашасаң яки согын эчсәң - файдасы күбрәк.


Виноград

Көньяк җимешендә ресвератрол матдәсе бар. Әлеге матдә кан тамырларын савыктыра дип санала. Шулай ук кандагы холестеринны киметеп, атеросклероздан сакланырга булыша.

Искәрмә: виноградның татлы сортлары диабет белән авыручыларга зыян китерергә мөмкин. Шуңа күрә башта дәвалаучы табиб белән киңәшү мәслихәт.




"Комсомольская правда"
Читайте нас: