Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
15 ноябрь 2019, 10:40

"Марсель" салаты

“Марсель” салатын эшләве җиңел генә.

Моның өчен 1,5 тавык түше, 300 гр каты сыр, 6 йомырка, 1 стакан кара җимеш, 1 тырнак сарымсак, 300 гр кореяча кишер, ярты стакан изелгән әстерхан чикләвеге, 500 гр майонез, тоз, борыч, петрушка кирәк.
Тавык итен пешереп, шакмаклап турыйбыз. Пешкән йомырканың агы белән сарысын аерып, вак угычта уабыз. Сырны эре угычтан чыгарабыз да майонез һәм изелгән сарымсак белән бергә кушабыз.
Кара җимешне буйга турыйбыз. Чикләвекне кишергә кушабыз. Тәлинкәнең төбенә кара җимешне салабыз, өстенә майонез сылыйбыз.
Икенче катка тавык итен түшибез. Тоз, борыч сибеп, майонез сылыйбыз.
Өченче кат: кишер белән чикләвек.
Дүртенче кат: сырлы катнашма. Иң өскә йомырка агы. Аның өстенә йомырканың сарысын сибәбез. Бер сәгать суыткычта тотабыз. Өстен петрушка белән бизибез.
Читайте нас: