Кама таңнары
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
22 ноябрь 2019, 16:20

Дару урынына – массаж

Бераз авырып киткәндә, дару эчкәнче, организмның үз көче ярдәмендә дәваланырга кирәк. Аның өчен үз-үзеңә массаж ясау җитә. Бармакларда актив нокталар бик күп. Аларның һәркайсы аерым орган белән бәйләнгән. Әлеге нокталарга массаж ясап авыртуны басарга мөмкин.

Ашкайнату белән тайпылышлар булганда, имән бармакны уалар.
Урта бармакка массаж ясау, кан тамырлары системасы эшчәнлеген җайга сала. Болай эшләү кан басымы уйнамасын өчен дә кирәк.
Үпкәдә тайпылышлар башланганда, баш бармакны уалар. Баш бармак тырнагының айга охшаган ак өлешенә басу ютәлне дәвалый.
Стресс кичергәндә, нервланганда исемсез бармакка массаж ясыйлар.
Чәнти бармак йөрәк һәм нечкә эчәк белән бәйләнгән. Бу бармакка массаж ясап, эч кибүдән арынырга, йөрәк эшчәнлеген җайга салырга мөмкин.
Читайте нас: