Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
28 ноябрь 2019, 14:43

Эшләп карагыз әле, тәмле булыр микән

Кабакны кая куярга белми аптыраучылар өчен ширбәт ясау ысулы.

Кабакны чистартып турап кәстрүлгә саласың да, яртылаш күмелерлек итеп су өстәп пешерергә куясың. Йомшарганчы пешерәсең. Блендер ярдәмендә изәсең. Бик куе булса, кайнаган су өстисең.
Лимон кислотасы саласың (10 литрга 50 гр җитә). Күбеге беткәнче кайнатып, стериль банкаларга тутырып ябып, юрганга томалап суытасың.
Ширбәтне кыш буе эчәсең. Әфлисун согы белән кушып эчсәң бик тәмле була.
Теглар:кабак
Читайте нас: