Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
28 ноябрь 2019, 14:05

Ул салкын тию ихтималын киметә

Ул – витаминнар һәм файдалы матдәләр чыганагы. Ул калий, магний, кальций, тимер, цинк, фосфор, йодка бай.

Сүз тозлы кәбестә турында бара. Андагы микроэлементлар организмны ныгыта һәм баш авыртуларына, йокысызлыкка каршы көрәшә. Тозлы кәбестә составындагы В6 витамины аксымны үзләштерә. Шуңа күрә аны ит ризыклары белән бергә ашарга кирәк. Андагы С витамины күләме лимондагыдан да артып китә. Ул салкын тию ихтималын киметә.
Кәбестә составындагы клетчатка ашкайнату органы һәм эчәкләр өчен әйбәт. Ул организмнан шлак һәм токсиннарны чыгара, бактерияләрнең черүенә юл куймый. Рассолы исә аппетитны арттыра, шулай ук геморрой, эч кибү вакытында да файдалы.
Тозлы кәбестә никотин кислотасына бай. Ул исә тырнак һәм чәчләрне ныгыту өчен кирәк. Белгечләргә ышансак, бәйрәм табынына утырыр алдыннан тозлы кәбестә ашаган кеше исерми, ә соңыннан ашаса, махмырга бирешми. Хәер, чамасын белмичә эчсәң, тозлы кәбестә генә коткарыр микән махмыр дигән нәрсәдән.
Кәбестәнең зыяны турында да онытырга ярамый. Ул ашка¬заны җәрәхәте, панкреатит, гастриттан интегүчеләр өчен файдалы түгел. Шулай ук гипертония, бавыр һәм бөер авы¬ру¬лы кешеләргә дә тозлы кәбестә ашаудан тыелырга кирәк.
Читайте нас: