Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
1 декабрь 2019, 15:37

Үрмәкүчнең файдасы бар!

Татар халкында шундый бер тыю яши – үрмәкүчләрне үтерергә ярамый. Мин бәләкәй чакта, йортта яки келәттә өйалдында үрмәкүч күрсәм, аны ничек тә булса урамга чыгарып җибәрергә тырыша идем.

Галимнәр йортта үрмәкүч яшәүнең кешеләр өчен файдалы булуын ачыклаганнар. Алар кешегә зыян китерүче корткычларны аулыйлар икән. Американың Төньяк Каролина штаты университеты галиме Мэтт Бертон шәһәр һәм авылдагы 50 йортта тикшеренү үткәргән. Аларның һәркайсында да үрмәкүчләр яшәгән. Галим күбесенчә бу йортларда пәрәвез үрүче бөҗәкләрнең яшәвен ачыклаган. Алар ятьмәләренә эләккән бар нәрсәне дә ашап баралар. Пәрәвезгә эләккән чебеннең ничек тыпырчынганын күргәнегез бардыр. Гадәттә алар ятьмәсенә авыру таратучы корткычлар – озынборыннар, чебеннәр һәм башка шундый вак бөҗәкләр эләгә. Кан эчеп туйган озынборыннарны гына аулаучы үрмәкүчләр дә бар икән. Шул бөҗәкләрне аулап, үрмәкүчләр йортны авыру таратучы паразитлардан саклыйлар икән бит! Үрмәкүчләрне үтереп, без үзебезне саклаучы “санитарларны” юкка чыгарабыз, димәк. Алар безнең сәламәтлегебез өчен тырыша торган бөҗәкләр булып чыкты. Шушы хәлне белгәннән соң, ничек инде аларны үтерергә була?
Адәм баласына бары тик ике төр үрмәкүчтән генә сакланырга кирәк – каратол (черная вдова) һәм локсосцелестан. Алар кешегә зыян салулары ихтимал.
Читайте нас: