Кешью тиз үзләштерелә торган углеводларга, протеиннарга һәм магнийга бай.
Бу элементлар кешенең чыдамлыгын арттыра.
Шуңа да кешьюны көннең беренче яртысында һәм фитнес-клубка барыр алдыннан ашарга киңәш итәләр.
Мәкне спорт белән шөгыльләнеп, тиз арада ябыгырга теләгән кешеләргә ашау файдалы. Анда мускуллардагы авыртуны баса торган матдә бар.
Ашкайнату процессын яхшыртырга теләгәндә
Җитен орлыгы балласт матдәләргә бай һәм алар озак вакыт ашыйсыны китерми.
Тәрәт бозылмасын өчен җитен орлыгы ашагач, күп итеп су эчү зарур.
Миндальда аксым күп. Ул матдәләр алмашын яхшырта, ябыгырга ярдәм итә.
Урман чикләвегендә (фундук) җитәрлек микъдарда лецитин дигән матдә бар. Ул нервларны ныгыта.
Арахистагы триптофан аминокислотасы бәхет гормоны бүленеп чыгуны арттыра. Бу кешегә тыныч, тормышыннан канәгать булу өчен кирәк.
Ләкин игътибарлы булыгыз: арахис аллергия китереп чыгарырга сәләтле.
Чикләвекне көннең беренче яртысында ашау хәерле.
Чама хисен дә онытырга ярамый. Көнлек норма – 10 данә чикләвек.