Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
5 декабрь 2019, 14:15

Матур атлап йөрергә өйрән

Матур итеп бизәнү һәм яхшы күлмәк кию генә сезне башкаларга гүзәл итеп күрсәтә алмый...

Бу дөньяга беркем дә төз һәм матур гәүдә-сын, аккош йөзгәндәй соклангыч атлап йөрү белән тумый. Боларның барсына да кеше яшәү барышында өйрәнә. Эстетик тәрбия мәктәбе һәм модельлек агентлыгы ачучы Елена Шәрипова иң гади 3 ысул кулланып матур булу серләрен ача. Менә алар:
Аска төшкән кулбашлар, шулай ук алга иелгән баш – кешене матур йөрешле итә алмый, җитмәсә, бу әле умыртка баганасына начар тәэсир итә. Матур атлап йөрергә өйрәнгәндә, башта аркагызны дөрес тотарга өйрәнегез.
1. Моңа җиңел ирешергә мөмкин, бары тик кулбашларны мөмкин кадәр өскә күтәрергә, аннан артка табан җибәрергә, аннан инде аларны гадәти халәткә төшерергә кирәк.
2. Атлаган вакытта аяк бармаклары һәм үкчәгез якынча бер тәңгәлдә булырга тиеш. Адым табаннан башлансын, аннан табанның урта өлешенә, аннан – бармакларга күчсен.
3. Әгәр сез бик каты ашыксагыз һәм башыгызны ташка бәрердәй булып чапсагыз да, шуны онытмагыз: алга табан башта аяк атлый, аннан соң гына корпус! Алга иелгән гәүдә берничек тә тиз йөрүгә булышлык итми.
Яшь кызлар еш кына подиумдагы модельләр кебек атларга өйрәнергә тырыша, ләкин шуны белсеннәр: бу көндәлек йөрү өчен ярашлы түгел. Модельләргә охшарга тырышып, “сигезле” кебек йөрергә тырышмагыз.
Йөргән вакытта кулларны артык селкәмәвең хәерле, ләкин аларны гәүдәгә кысып йөрергә дә киңәш ителми. Алар сезнең адымнар ритмы белән бергә хәрәкәт итәргә тиешләр.
Баш һәм иякләрегез хакында да искә төшерү кирәктер: иякне һәрчак бераз гына күтәрегез, ләкин артыгын күтәрү кирәкмәс.

Читайте нас: