Кама таңнары
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
5 декабрь 2019, 12:10

Ябыгасың килсә, шушы салатны аша

Белгечләр фикеренчә, “Себерке” салатын ашап, 4 килога ябыгырга була. Әмма бу салатны 2 көннән артык ашау матдәләр алмашыну процессы бозылуына китерәчәк.

Ризыкка кергән компонентлар эчәклекне чистарта, организмга тонус бирә, аны токсин һәм шлаклардан арындыра, метаболизм эшен тизләтә. Шуңа күрә салатның исеме дә - себерке, ул, барлык зыянлы матдәләрдән чистартып, организмны себереп чыгаргандай итә. Аны ашаганда эчү режимын үтәү һәм физик нагрузкалар белән шөгыльләнү (мәсәлән, тиз йөрү, йөгерү, зарядка ясау) киңәш ителә.
Салат өчен кирәк булачак:
- Тозлы (квашеная) кәбестә – 300-350 гр;
- кишер – 1 данә;
- уртача зурлыктагы кызыл чөгендер – 1 данә;
- сельдерей – 100 гр;
- укроп орлыгы, тоз – тәменчә;
- лимон суты – 10 гр.
Әзерләү:
Тәүдә яшелчәләрне саламлап турыйбыз, тозлы кәбестәне юабыз, аннары барлык яшелчәләрне тирән савытта болгатабыз.
Тоз, 1 чәй калагы лимон суты өстибез, зәйтүн мае салабыз, өстенә укроп орлыгы сибәбез.
Шушы массаны яхшы итеп бутыйбыз – салат әзер!
Әгәр салатны организм арына торган (разгрузочный) көннәрдә ашасаң, аны 2 көн дәвамында тәүлегенә 3 тапкырдан да артык куллану киңәш ителми. Кем әйтмешли, чама хисен онытмыйк.
Салатны шулай ук башка ризыклар белән кушу да киңәш ителми, югыйсә нәтиҗәсе булмаячак.
Чыганак: "Өмет" гәзите.
Читайте нас: