Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
12 декабрь 2019, 14:45

"Ялкаубикә" торты

Бу тортны эшләр өчен 15 минут вакыт җитә.

Өстен башкача да бизәргә була. Әчтерхан чикләвеген кыздырып, уып сипкәндә бигрәк тә тәмле килеп чыга.
Кирәк булачак:
400 грамм коры печенье
0,7 литр сөт
3-4 аш кашыгы он
1 йомырка
1 стакан шикәр комы
200 грамм ак май
1 банка пешерелгән һәм куертылган сөт (вареная сгущенка)
1 кап ак шоколад
Башта кайнатылган (заварной) крем эшлибез. Моның өчен 0,7 литр сөткә 1 йомырка, 3-4 аш кашыгы он, 1 стакан шикәр комы салып туглыйбыз. Шул массаны газ өстенә куеп, агач кашык белән болгата-болгата куе крем ясыйбыз. Крем әзер булгач, 1 кап май салып болгатабыз. Кырыйлары тигез савытта тортны җыя башлыйбыз. Иң аскы катка сөткә манып алынган печеньеларны тезәбез, өстенә мул итеп крем ягабыз. Тагын печенье тезәбез, бу юлы өстенә куертылган сөтне ягабыз. Тагын печенье, тагын крем. Шул рәвешле, үзегезгә кирәкле биеклеккә җиткәнче катларны аралаштырып барырга була. Иң өске катка кайнатылган крем ягабыз да, өстенә кыргычтан үткәрелгән ак шоколад сибәбез.
Чыганак: "Тулпар"
Читайте нас: