Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
16 декабрь 2019, 12:15

Сәламәтлегебез үзебезнең кулда

Үткән атнада район китапханәсендә «Сәламәтлек мәктәбе»нең чираттагы очрашуы үтте.

Халык белән очрашуга табиб-гинеколог Айгөл Мәгъсумова килде. Ул хатын-кызларга сәламәтлекләрен ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде. Дөрес туклану, витаминнар эчү, авырлыкны контрольдә тоту буенча киңәшләр бирде. Һәр хатын-кыз елына ике тапкыр - табибка күренергә, елына бер тапкыр - цитологиягә анализ бирергә, УЗИ үтәргә, өч елга бер тапкыр сыекча цитологиясенә анализ бирергә тиеш. Бу сәламәтлекне саклап калырга, яман шеш авыруларын баштагы стадияләрендә ачыкларга мөмкинлек бирә.
Гүзәл затларга шулай ук озак еллар сәламәт булып калырга мөмкинлек бирүче күнегүләр тәкъдим ителде.
Очрашуга килүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде, һәм Айгөл Мөдәрисовна барысына да тулы җавап бирде.
Читайте нас: