Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
2 март 2020, 15:05

ПОМИДОРНЫ ИРТӘ УТЫРТЫРГАМЫ?

Помидор утырту өчен безнең төбәктә февраль азагы, март башы кулай.

Ябык грунт өчен февральдә утырту яхшы. Май башында теплицага чыгарыгыз, 65 – 70 көн вакыт кирәк. Иртә дә, соң да утыртырга ярамый. Аларга әлегә кояш җылысы җитми. Соң өлгерә торган помидорны 25 мартка кадәр чәчәргә мөмкин. Өйдә чәчкә атып утырган помидор серкәләнә алмый. Бу аның уңышын да киметә.
«Гигант розовый», «Бычье сердце», «Сахарный гигант», «Гигант красный» сортлары эре була. Тозлау өчен «Дамские пальчики», «Каспар», «Челнок», «Бетте», «Джина» әйбәт.
Помидор үсенте булып тәрәзә төбендә 60 көн утырырга тиеш.
Читайте нас: