Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
28 март 2020, 16:25

Бүләкне үзең яса

27 мартта «Никольский храм» тарихи-мәдәни үзәгендә халык авыз иҗатына багышланган кичә үткәрделәр.

Үзәк хезмәткәрләре талисман курчаклар, кокошниклар, шалтыравыклар, уенчыклар әзерләү буенча осталык дәресләре үткәрде.
Чыннан да, үз кулларың белән ясаган әйбердән дә зуррак бүләк була аламы соң? Оста хатыннар кокошникның нәрсә икәнен аңлатты, аны үзаллы ясарга өйрәтте.
Килүчеләр кисәкләрдән тегелгән уенчыклар турында кызыксынып тыңлады, алдан әзерләнгән эшләр белән танышты, үзләре дә уенчык ясарга өйрәнде.
Иң мавыктыргычы, әлбәттә, курчак тегү булды. Осталык дәресендә катнашучылар курчакларның барлыкка килү тарихы белән дә кызыксынды.
Читайте нас: