Чак кына авырып киттек исә тизрәк дару кабарга тырышабыз. Кайчакта берсеннән дәва тапмыйча тизрәк икенчесен йотып җибәрәбез. Тора-бара дарулар колына әйләнгәнебезне сизми дә калабыз. Сүз дә юк, кайбер даруларны табиб кушуы буенча даими эчеп торырга кирәк. Озак елларга билгеләнгән дарулар да бар. Әмма сәламәтлегебезне үзебезнең кулдан килгәнчә дә ныгытып тору зарур. Мәсәлән, бүген тәкъдим итәчәк киңәшләр бер дә авыр түгел. Иренмәскә генә кирәк.
Иртәнге аш. Эшкә барасызмы, баланы мәктәп яисә балалар бакчасына илтәсезме — иртәнге ашны калдырмагыз. Көн саен иртән әйбәтләп ашаган кешенең иммунитеты нык була.
С витамины. Әлеге витаминга бай ризыклар белән тукланыгыз. Ул кызыл җиләк-җимештә, лимон, киви, кәбестәдә күп.
Чыныгу. Бу вирусларга каршы тору өчен файдага булачак. Ләкин салкын су белән чыныгу авыр тоелса, юеш сөлге ярдәмендә ышкыну сезгә күбрәк ошарга мөмкин.
Һава торышына карап киенү. Җиңелчә яки кәбестә кебек катлы итеп киенү дә әйбәт түгел. Чөнки, табиблар аңлатканча, кеше тәне артык җылынса яки артык суынса, иммунитет кими һәм вируслар йоктыру мөмкинлеге арта. Шуңа күрә туңмаслык һәм тирләмәслек итеп киенергә өйрәнегез.
Тозлы су. Кичләрен борын эчен тозлы су белән юдырыгыз һәм тамакны чайкагыз. Болай вирус йоктырган булсагыз да, тозлы су йогынтысында ул үрчи алмый. Балаларыгызны да шулай эшләргә күнектерегез.
Аякларны җылыту. Йоклар алдыннан аякларны җылыту да бик яхшы кисәтү чарасы булып тора. Тас яки чиләккә җылы су һәм бер уч тоз салыгыз. Шунда аякны тыгып утырырга, әледән-әле кайнар су өстәп торырга кирәк. Аяклар кызарып чыгарлык булсын. Корытып сөртеп, йон оекбаш киеп йокларга ятсагыз, авырган кешенең дә иртән хәле яхшырачак.
Әмма аякларны 20 минуттан артык суда тотмагыз.