Кама таңнары
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш 
12 март 2021, 17:30

Акча салынган сумканы идәнгә куярга ярамый…

Дөресме, бу юкмы, шулай да акчасызлык юраган һәр нәрсәгә игътибарлы булырга кирәктер.

Озак еллар дәвамында сыналган халык күзәтүләренең берсе: акча салынган сумканы идәнгә куярга ярамый. Әбиләр “барлык байлыгың идән астына китәчәк”, — дип юкка әйтмидер.
Әлеге сынамышка, акчага җиңел-җилпе карама, аны теләсә кайсы урынга ташлама, акчасыз калырсың, дигән мәгънә салынган. Шулай да бу этикет кагыйдәләре белән дә аңлатыла: идәнгә сумканы куймыйлар, чөнки идән пычрак, өстәлгә куймыйлар, бу гигиена таләпләренә туры килми. Гадәттә, сумканы махсус тумбаларга яки элгечкә элеп куялар.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Читайте нас: